Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде диярлек, 4 млн. тоннадан артык ашлык җыелган. Игенчеләр соң өлгерә торган культураларны җыюга керештеләр. Бу хакта «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
«Әгәр һава шартлары бозылып китмәгән булса, тагын 1 млн. тонна чамасы ашлык җыеп булыр иде әле, чөнки язгы чәчүгә көннәр яхшы булды, сыйфатлы орлыклар кулланылды, чәчү кампаниясе дә вакытында тәмамланды», – дип белдерде ул.
Спикер сөйләвенчә, быел республикада 96,3 мең га ашлык кукурузы чәчелгән, әлегә 3,4 мең га җыелган.«Көннәр кызу тору сәбәпле, ул август ахырына өлгерде. Сентябрьдә аны җыеп бетерербез, дип уйлыйм.400 мең тонна җыеп алырга планлаштырабыз», – диде ул.
Кукурузны иң күп чәчкән районнардан: Әлки (10,1 мең га), Алексеевск (6,7 мең га), Азнакай (5,1 мең га),Аксубай (3,9 мең га), Арча һәм Нурлат (һәркайсы 3,7 мең га) муниципаль районнары.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, 101 мең га - рапс һәм 110 мең га көнбагыш чәчелгән. «Рапсчәчүлекләре начар түгел, әмма эсселәр аркасында орлыклары ваграк булып чыкты, шуңа күрә уңыш бик югары булмас – гектардан 8 центнер чыга. Бер атнадан соң көнбагыш җыюга керешәбез, уңыш начар булмаска ошап тора. Рапс һәм көнбагыш буенча 350-400 мең тонна майлы орлык җыеп алырга уйлыйбыз», – диде ул.
Шикәр чөгендере 63,2 мең га мәйданда чәчелгән. «Августта ул үсүдән бөтенләй туктады диярлек. Әлегә уңыш гектардан уртача 300 центнер тәшкил итә, ә без 380-400 центнер булыр дип планлаштырган идек. Комбайннарга да эшләү җиңел түгел – тыгызланган туфрак уңыш җыюны кыенлаштыра», – дип ассызыклады ул.
Илдус Габдрахманов, киләсе ел уңышы өчен көзге культураларны 600 мең гектарда чәчү планлаштырыла, дип әйтте. Әлегә көзге культуралар 443,7 мең га чәчелгән, бу планнан 74 процент тәшкил итә. Нурлат (15,8 мең га), Сарман (18,8 мең га), Әлки (22,2 мең га) һәм Кайбыч (9 мең га) районнарында чәчүне төгәлләделәр.
«Чәчүне башларгамы-юкмы дигән мәсьәлә буенча шактый сораулар булды. Чәчү башланыр алдыннан бүгенге көнгә кадәр туфракның чәчүлек катламында продуктив дымлылык юк диярлек иде (0,20 см).Тишемнәр өчен кимендә 15-20 мм дымлылык булу кирәк. Әмма, моңа да карамастан, без, чәчүне башларга кирәк, дип тәкъдим иттек. 5 сентябрьгә төп мәйданнарда чәчү тәмамланачак», – дигән мәгълүмат бирде ул журналистларга.
«Бүген игенчеләр өчен бәйрәм – озак көттергән яңгырлар ява башлады. Республика буенча көн уртасына кадәр күп зоналарда явым 15 мм-га җитте», – дип өстәде министр урынбасары.
Ул шулай ук, Татарстан буенча 2 млн. га чамасы мәйданда туфрак эшкәртергә кирәк булачак, диде.Бүгенгә 882 мең га эшкәртелгән – планнан 43 процент. Кырларда 1,2 меңнән артык техника эшли. «Туфрак эшкәртү авыр бара. Явымнар хәлне җиңеләйтер, дип уйлыйм», – диде ул.
«Көзге арыш белән дә кайбер кыенлыклар бар. Август уртасында чәчелгән иде ул, әмма әле дә тишелеп чыкмый. Менә бу яңгырлардан соң чыгар инде. Әгәр көз иртә килсә, арыш белән кыенлыклар булырга мөмкин», – дип, тәмамлады чыгышын Илдус Габдрахманов.