2016 елның 9 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Көзге чорда агротехнологик чаралар» темасына онлайн-семинар узачак. Онлайн-семинар барышында бәрәңге һәм шикәр чөгендерен җыю һәм көзге культуралар чәчүлекләрен карау үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар.
Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.
Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәк.
Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны турыдан-туры семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтында да бирергә мөмкин.