Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсынаилнең 73 төбәгеннән 2100дән артык эш керде.
Иң популяр номинацияләр: – «Импортны алыштыру шартларында агросәнәгать комплексын үстерүне иң яхшы яктырткан өчен», «Авылда кече эшкуарлыкны һәм кооперацияне үстерү темасын иң яхшы яртырткан өчен», «Авыл территорияләренең тарихи-мәдәни һәм табигый куәтен саклап калу темасын иң яхшы яктырткан өчен». Конкурста барысы 13 номинация каралган.
Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту буенча журналистлар проектларының Бөтенроссия конкурсы «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Аның максаты – массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә авылда эшләү перспективаларын күрсәтү, актив кешеләргә авыл хуҗалыгын үстерүгә бәйле проектларда үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү, яшь белгечләрне авылга җәлеп итү.
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, конкурска гаризалар кабул итү 2016 елның 15 сентябренә кадәр озайтылды, гаризалар agrosmi2016@yandex.ru электрон почта аша кабул ителә.
Авыл тематикасы буенча Бөтенроссия конкурсын уздыру һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин: konkurs.agromedia.ru.