Республикада көзге чәчүнең кызган чагы

2016 елның 26 августы, җомга

Быелгы уңышны җыю белән бергә Татарстан игенчеләре туфрак эшкәртү һәм киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү белән дә мәшгуль. Бүгенгә көзге культуралар 290,7 мең га мәйданда (планнан 48%) чәчелгән.

Көзге культураларны чәчүдә республиканың алдынгы механизаторлары арасында: Аксубай районының “Аксубай” АФ” ҖЧҖеннән Алмаз Мингалимов – «Нью-Холланд» тракторында 3,2 мең га чәчкән, “Аксу Агро” ҖЧҖеннән Илнар Җамалтдинов – «Нью-Холланд» тракторында 1,2 мең га чәчкән, Алабуга районының “Яңа Юраш” агрофирмасы” ЯАҖеннән Рәшит Сафин – «АТМ-4200» тракторында 1 мең гачәчкән, Югары Ослан районының «Востокзернопродукт» АҖеннән Сергей Мельников – «Маккормик»тракторында 840 га чәчкән, Кайбыч районы “Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖенең 3 нче филиалыннан РөстәмЮлчиев («Фендт», 826 га), Саба районының “Саба” ҖЧҖеннән Айнур Галиев («Челленджер МТ685Д», 775 га), Арча районының “Мәрҗәни” АХП” ҖЧҖеннән Айрат Шаһидуллин («К-744», 626 га) һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International