Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнар өчен өстәмә ярдәм чаралары кабул ителде

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Республиканың авыл халкы быел да савым сыерларын асрауга дәүләт ярдәме алачаклар. 2016 елның 13 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бу хакта № 1718-р номерлы тиешле күрсәтмә кабул итте.

Субсидияләр бер баш савым сыерына – 3000 сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум исәбеннән каралган.

Субсидиләр алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга шәһәр һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетларына субсидияләр бирү турында гариза тапшырырга кирәк, гаризада почта адресы, сыерлар, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләре саны, субсидияне күчерү рәвешләре (банк счетына күчеререгә яисә түләү ведомосте буенча шәхсән кулга алырга – мөрәҗәгать итүченең теләге буенча) һәм 2016 елның 31 декабренә кадәр әлеге хайваннарның баш санын киметмәү буенча гарантияләр күрсәтелергә тиеш.

Әлеге финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттыру максатында күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International