Республика умартачылары бал уңышын җыялар

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Карлы авылыннан Сөләйман Сафиуллин һәм Зөфәр Түләков бал уңышын җыялар.

Аларның умарталыклары фермерлар Расыйх һәм Фәнис Мифтахетдиновларның көнбагыш, карабодай һәм люцерна кырлары янында урнаштырылган. «Быел бал уңышы начар түгел.Сентябрь башында эшне тәмамлыйбыз инде», – дип хәбәр итте Сөләйман Сафиуллин.

Буа районының умартачылык буенча инспекторы Әсрар Фәхретдинов сүзләренә караганда, умарталыкларда һәр оядан 15-20шәр килограмм бал агызып алалар. Район буенча барысы 4100 оя исәпләнә, 38 умарталык бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International