Республиканың Зәй муниципаль районы игенчеләре 19 августта 36,6 мең га мәйданда бөртекле культуралар җыюны уңышлы төгәлләделәр. Бу хакта район башлыгы Рәзиф Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменә җибәрелгән телеграммада хәбәр итте.
Хәбәрнамәдә болай диелгән: «Хөрмәтле Марат Готыф улы! Агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы уздыру, игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 37шәр центнер ашлык җыелды. Бөртеклеләрдән тулаем җыем 135 мең тонна тәшкил итә.
Бүгенгә икмәк кабул итү предприятиеләренә 105 мең тонадан артык ашлык озатылды. Ашлык җыюда Зәй районы предприятиеләреннән шактый өлеш кертүчеләр арасында: «Зәй» агрофирмасы” ҖЧҖ (хуҗалык җитәкчесе – Владимир Егоров, тулаем җыем – 25,7 мең тонна, уңдырышлылык – 45,9 ц/га), «Зәй шикәре» агрофирмасы” ҖЧҖ (Фәргать Камалиев, 33,9 мең тонна, 40,7 ц/га), «Восток» агрофирмасы” ҖЧҖ (Фәүҗат Хәннанов, 45,3 мең тонна, 32,7 ц/га), Фәрдиев Р.Р. КФХ (1,1 мең тонна, 39 ц/га).
Зәй районында көзге культуралар чәчү дәвам итә. Хуҗалыкларда график буенча силоска кукуруз салу башланды. Игенчеләр шикәр чөгендерен җыюга керештеләр, беренче кырлардан 330ар центнер уңыш чыга. «Зәй шикәре» ААҖ эшкәртү режимына күчте, шикәр комының беренче тонналары әзер инде.
Районда зирәк сәясәт алып барылуга карата рәхмәт белдерәбез – монда авыл халкына нәтиҗәле хезмәт итү һәм матур яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Район игенчеләре һәм хезмәтчәннәре, киләчәктә дә туган Татарстаныбызны азык-төлек белән тәэмин итү һәм аның икътисадын ныгыту өчен бар көчебезне куярбыз, дип ышандыралар.
Ихтирам белән, Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов».