Кичә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәм тантанасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьянхуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевһәм башкалар катнашты.
Рәсми затлар башта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелгән күргәзмәне, чатырны карап чыктылар.
Бәйрмм флагын элеккеге баш ветеринария табибы, ветеран Миңнебай Нигъмәтуллин күтәрде.
Бүгенге бәйрәм кунаклары өчен сюрприз да әзерләнгән иде – ветеринарларны котлап, мәйдан уртасына берничә парашютчы төште. Тантана шулай ук эстрада артистларының һәм бию коллективларыныңчыгышлары белән үрелеп барды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, менә өч йөз ел инде ветеринария кешеләргә хезмәт итә, хайваннар арасындагы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика эшен алып бара, диде. Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев исеменнән әйтәсем килә: Без дөнья базарларында продукциябезне конкурентлырак итәргә, импортны алмаштырырга тиеш, шуңа күрә ветеринариягә дә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки түләмә (себерская язва), дерматит, Африка чумасы кебек йогышлы чирләр бар. Без аларга каршы торырга, бу чирләр безгә кагылмаячагына ныклы ышанырга тиеш”, - диде Владимир Шевкопляс.
«Сезнең ил, дәүләт һәм халык иминлеге хакына эшләнә торган эшләрегез өчен чын күңелдән белдерәм», – дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ветеринария табибларына.
Министр әйтүенчә, республикада ветеринария хезмәтенең матди-техник ягына зур игътибар бирелә, төрле программалар эшли, шул исәптән модуль-блок участок ветеринария пункталры төзү буенча да.
«Киләсе елдан күчмә участок пунктлары эшли башлаячакбыз. Бу халыкка терлекчелек буенча оператив ярдәм күрсәтү өчен бөтен җайланмалар уранаштырылган машиналар булачак”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренә караганда, Казан дәүләт ветеринария академиясенә укырга керергә теләүчеләр арткан.Кешеләр, бу һөнәрнең мөһимлеген аңлап, шул белгечлекне сайлыйлар. Республикада дәүләт ветеринария хезмәтенең абруе бик зур. Сез бик кирәк, сезгә зур җаваплылык йөкләнә”, - дип белдерде министр һәм чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
Шула й ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов та ветеринария табибларынбәйрәм белән котладылар.
Бәйрәм чарасында ветиринария тармагының алдынгы хезмәткәрләрен котлаулар булды. Эш йомгаклары буенча 1 нче урынга «Арча РДВБ» ДБУ лаек булды, 2 нче урынга «Актаныш РДВБ» ДБУ чыкты, 3 нче урында – «Алабуга РДВБ» ДБУ. Район дәүләт ветеринария берләшмәләренең һәркайсына, алга таба да оператив эшләү һәм халыкка хезмәт күрсәтү максатыннан чыгып, автомобиль бүләк иттеләр.
«Әлки РДВБ» ДБУ лабораториясе мөдире Зөфәр Шәриповка һәм Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директорының беренче урынбасары Галина Александровага «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеме бирелде.
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларына «Балтач РДВБ» ДБУ башлыгы Алмаз Исрафилов һәм «Чаллы шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Ирек Нигъмәтуллин ия булдылар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән “Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ баш икътисадчысы Гөлйөзем Төхвәтуллина, Бөгелмә районының Муса Җәлил ис. ҖЧҖнең ветеринария табибы Исламия Мотыйгуллина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе дәхүләт ветеринария инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге консультанты Нил Шәйхәйдаров бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән«Кукмара РДВБ» ДБУ башлыгы урынбасары Нургали Гарипов, за «Тәтеш РДВБ» ДБУ башлыгы урынбасары Юрий Деревенский, «Алабуга РДВБ» ДБУнең эпизоотия отряды башлыгы Михаил Пономарев, «Балык Бистәсе РДВБ» ДБУнең лаборатория мөдире Александр Кузнецов, «Лаеш РДВБ» ДБУнең баш эпизоотологы Радик Гаврилов, «Буа РДВБ» ДБУнең ветеринария дәвалау пункты мөдире Хәмит Гобәйдуллин, «Арча РДВБ» ДБУ ветеринария табибы Рузил Әхмәтханов, «Балтач РДВБ» ДБУнең ветеринария лабораториясе мөдире Рамил Борһанов, «Ютазы РДВБ» ДБУнең участок ветеринария дәвалау пункты мөдире Марсель Хафизов һәм башкалар бүләкләнде.
Моннан тыш, алдынгы ветеринария табиблары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Мактау грамотасына һәм башка бүләкләргә ия булдылар.