Татарстанда 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланганнан бирле 40 көн эчендә исәпкә алынырга тиешле барлык авыл хуҗалыгы оешмаларының 90%ы исәпкә алынган, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар – 91%,гражданнарның коммерциячел булмаган берләшмәләре – 82%, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә гражданнар хуҗалыклары – 96%.
696 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 3100 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшкуар исәпкә алу белешмәләрен электрон рәвештә җибәрделәр.
600дән артык исәпкә алучы үз эшләрен тәмамладылар.
Авыл хуҗалыгы исәбен алу тәмамланырга 5 көн калды.