«Нурлат җиләк-җимеш питомнигы» ҖЧҖендә 2016 елда 2458 кг кура җиләге, 700 кг диярлек җиләк, 740 кг карлыган сатылган. Җиләк-җимеш питомнигы директоры Арутюн Давонян сүзләренә караганда, быел уңыш бик мул булган.
Әлеге махсус хуҗалыкта күп эшләр башкарылган – склад һәм гараж төзекләндерелгән, объектка илтүче юлга вак таш салынган. Хәзерге вакытта питомникның иске бинасын үзгәртеп коралар һәм 800 кв. метрлы яңа теплица төзи башлаганнар.
«Чия, груша, виноград һәм алмагачның яңа сортларын үстерү өчен җир әзерлибез», – дип хәбәр итте Арутюн Давонян.
«Нурлат җиләк-җимеш питомнигы» ҖЧҖендә унлап кеше эшли. Питомникның гомуми мәйданы 240 гатәшкил итә.