Мәскәүдә ВДНХ территориясендә 2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр «Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак

2016 елның 5 августы, җомга

2016 елның 4 августында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Эшләр белән идарә итү һәм оештыру эшләре департаменты директоры урынбасары Дмитрий Краснов  18 нче «Алтын көз-2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсен әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Күргәзмә 2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХ (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) территориясендә узачак.

Оештыручы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.  

Быел «Алтын көз» күргәзмәсе мәйданчыгына гадәттәгечә Россиянең 50дән артык төбәгеннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 2500 катнашучы җыелачак.

Күргәзмә алдыннан 2016 елның 23 сентябреннән 9 октябренә кадәр Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә башкаланың үзәк мәйданчыкларында беренче мәртәбә киң күләмле «Алтын көз» гастрономия фестивале оештырыла. Манежный һәм Пушкин мәйданчыкларында, Кузнецк күперендә һәм Арбатта,  Тверскойбульварында һәм башка үзәк урамнарда фуд-шоу һәм төбәк продуктлары ярминкәләре оештырылачак, аларда Россия төбәкләрендә җитештерелә торган иң яхшы продукция белән танышырга, сатып алына торган продуктларны дөрес сайларга һәм сыйфатын билгеләргә өйрәнергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International