Татарстанда сыер абзарларын, бәрәңге-яшелчәсаклагычларны, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау һәм 2016 елга силос-сенаж траншеяларын төзүпрограммаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Быел республика хуҗалыкларында 301 сыер абзары төзекләндереләчәк, 4 августка объектларда бу юнәлештәге эшләр 52,56 %ка үтәлгән.
Шулай ук 30 яшелчәсаклагычка капиталь ремонт ясалачак (эшләр 64,10 %ка башкарылган), 118 машина-трактор паркы төзекләндереләчәк (58,25%) һәм 132 силос-сенаж траншеясы (50,97%) төзеләчәк.