Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу тәмамланды

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу тәмамланды. Районда 3 сентябрьгә кадәр белешмәләрне төгәлләштерү буенча контроль чаралар үткәреләчәк.

2016 елның 1 июленнән 2 августына кадәр 8746 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 108 авыл хуҗалыгы предприятиесе (шул исәптән КФХ һәм ИП) исәпкә алынды. Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән белешмәләрне 19 исәпкә алучы җыйды.

«Кайбер хуҗалыкларда башта исәпкә алучылар башкара торган бу эшкә шикләнебрәк караган очраклар булды, әмма безнең белгечләр аның мөһимлеген аңлата алдылар. Гомумән алганда, исәпкә алучыларны ачык йөз белән каршыладылар, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру буенча вәкаләтле вәкил Фәния Латыйпова. – Исәпкә алу оешкан төстә узды. Хокук бозу очраклары булмады, исәпкә алучылар эшләрен җиренә җиткереп эшләделәр». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International