Татарстанда 2016 елгы уңышны җыю югары темплар белән дәвам итә, димәк, республика элеваторларында да эшнең киеренке һәм кызган чагы. “Чаллы элеваторы” ААҖендә дә яңа уңыш ашлыгын кабул итү тулы куәтенә бара. 2016 елның 2 августына монда яңа уңыштан 37,3 мең тонна ашлык саклауга салынган.
Белгечләр әйтүенчә, тәүлек эчендә элеваторга уртача 2,5 – 3,5 мең тонна ашлык китерелә. Ашлык тулы машиналар Татарстан Республикасының Сарман, Азнакай, Тукай, Актаныш, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарыннан килә.
Гомумән алганда, «Чаллы элеваторы” ААҖ складларына 110 мең тонна ашлык салырга була.