Татарстанда 1,9 миллион тоннага якын ашлык суктырылган

2016 елның 2 августы, сишәмбе

2016 елның 2 августына республикада 635,8 мең га (планнан 43%) мәйданнан 1894,7мең тонна ашлык суктырып алынган, бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектардан уртача 29,8 центнер тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы культураларының күп өлеше түбәндәге районнарда җыелган: Буа районында – 24,6 мең га (48%), Азнакай районында – 24 мең га (46%), Чистай районында – 22,9 мең га (46%) һәм Яңа Чишмә районында – 22,6 мең га (43%). Әлки (53%), Әтнә (54%) һәм Нурлат (50%) муниципаль районнарында барлык мәйданның яртысыннанн артыграгы җыелган.

Ашлык суктыруда алдынгылар рәтендә Буа районы, анда 87 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 35,4 ц/га. Актаныш районында бу күрсәткеч – 76,8 мең тонна (36,5 ц/га), Зәй районында– 74,8 мең тонна (42,5 ц/га), Сарман районында – 72,9 мең тонна (35,7 ц/га).

Шуны да билгеләп үтәргә ктирәк, бөртекле һәм кузаклы культураларның иң зур уңдырышлылыгы Зәй районында – 42,5 ц/га. Нурлат районы хуҗалыкларында гектардан уртача 40,1 центнер ашлык алалар, Тәтеш районында – 37,8 центнер.

«Органик төркем – Чулман» ҖЧҖнең «Куйбышев» бүлекчәсендә 89 га мәйданлы көзге бодай кырында уңдырышлылык гектардан 57 центнер тәшкил итә. Әлеге кыр сидераль пардан соң чәчелгән. Хуҗалыкларда чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын арттыру өчен комбайннар кырдан китүгә горчица, рапс кебек культуралар чәчү тәҗрибәсе кулланыла.

Республика районнарында атна саен урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләү кебек күркәмтрадиция бар. Мәсәлән, Яңа Чишмә муниципаль районында «Лексион» комбайнында эшләүче механизаторлар арасында «Козлова М.И.» КФХыннан Евгений Холин иң алдынгылардан санала, ул 5 көн эчендә 534 тонна ашлык суктырган.

Актаныш муниципаль районының “Әнәк” ҖЧҖ комбайнчыларының да ашлык суктыру темплары югары. Әйтергә кирәк, Валерий Солтанов 15 көн эчендә «Нью-Холланд» комбайнында 328 гектардан1378,2 тонна ашлык суктырган, Алмарис Шәрәфиев «Акрос-530» комбайнында 14 көн эчендә 309,3 гектардан 1299 тонна ашлык суктырып алган.

Зәй районында Шәйхенур Миңнекаев «Нью-Холланд» комбайнында 11 көн эчендә 175 гектардан 897,7 тонна ашлык суктырган һәм  Айрат Сафин шулай ук 11 көн эчендә 180,9 гектардан 1019,8 тонна ашлык суктырып алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International