2016 елның 5-6 августында Татарстан Республикасында Идел буе федераль округы буенча мелиорация буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак.
Семинарның эш программасында Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең сугару системасын, «Хәерби» КФХның сугарулы җирләре күргәзмәсен, Лаеш һәм Нармонка сугару системаларын карау күздә тотыла. Күргәзмәдә «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ, «Казан сугару техникасы заводы» ҖЧҖ, “Нократ таңнары” агрофирмасы” («Вятские зори» агрофирмасы”) ҖЧҖ , «Җиләкле алан» ҖЧҖ, «Мостафин» КФХ катнаша.
Семинарда катнашучылар Биектау муниципаль районында «Казанка» су сиптерү машиналарын җитештерү белән һәм «Бөреле» ЯАҖендә мелиорация системасы белән танышачаклар, Арча муниципаль районында су саклау зоналарының республика программасы буенча төзелә торган объектны һәм Арча су сиптерү системасын карыйлар.
Семинарның пленар өлешендә федераль дәүләт учреждениеләре катнашында мелиорациянең актуальмәсьәләре буенча фикер алышу булачак, ул 6 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында уза.