Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Арташ авылыннан КФХ башлыгы Рәкиф Гатин быел савым сыерларын 80 башка җиткерергә уйлый. Аларны фермер бүгенге көндә үстерә торган башмак таналар исәбенә арттырырга ниятли.
Әлегә аның хуҗалыгында 150 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 50 баш савым сыеры. Һәркөнне 600 литрдан артык сөт савалар.
«Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгы көзге арышны урып-җыю белән мәшгуль», – диде Рәкиф Гатин.
Хуҗалыкта 10 кеше эшли – механизаторлар, сыер савучылар һәм терлекчеләр.