Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елгы уңыш ашлыгына тәкъдим ителә торган иң чик минималь бәяләрне раслады.
Күрсәтелгән бәяләр Татарстан Республикасының Төбәк азык-төлек фонды операторларына – «Татагролизинг» ААҖенә һәм «РАЦИН» дәүләт унитар предприятиесенә (ДУП) – булган бурычларны түләгәндә исәп-хисаплар ясау өчен, шулай ук республиканың икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары хезмәтләренә түләү өчен тәкъдим ителә.
Бәяләр бер тонна авыл хуҗалыгы культурасына, өстәлгән бәяләргә салымны (НДС) кертеп, күрсәтелә. 3 нче класслы бодай – 10 000 сум, 4 нче класслы бодай – 9 500 сум, терлек азыгы өчен бодай – 8 500 сум, 1 нче класслы арыш – 7 400 сум, 2 нче класслы арыш – 7 000 сум, 3 нче класслы арыш – 6 500 сум, терлек азыгы өчен арыш – 5 500 сум, терлек азыгы өчен арпа – 8 000 сум, борчак – 9 000 сум, солы – 6 300 сум,карабодай һәм рапс – килешү буенча.