Татарстанда ашлык җыю техникасы паркы яңартыла

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Закамье-Агро» (Кама аръягы-Агро) ҖЧҖенә яңа «ACROS-585» ашлык җыю комбайны кайтарылды.

Бүгенге көндә  «Закамье-Агро»  (Кама аръягы-Агро) ҖЧҖе кырларында дүрт  «Дон-1500Б» комбайны һәм өч «Нива» СК-5 комбайны эшли. Якын арада, белгечләр көйләп бетергәч, яңа комбайн  да эшкә керешәчәк.

Бу атнада районда тагын ике «Нива-Эффект» комбайннары кайтканын көтәләр, алар «Луч» ҖЧҖенә һәм Дүртөйле авылыннан Айрат Рәхмәтуллин КФХына кайтарыла.

Татарстанда барлыгы 3423 бер. ашлык җыю техникасы бар, беренче яртыеллыкта 2016 елгы урып-җыюга өстәмә 63 бер.  техника сатып алынды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International