Татарстан Республикасы Мөслм муниципаль районында В Муслюмовском муниципальном районе уракка төштеләр. Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып«Исламов» КФХ һәм «Родные края» (“Туган яклар”) агрофирмасы” ҖЧҖ игенчеләре керештеләр, алар арыш суктыра башлады. Уңдырышлылык гектардан уртача 25 центнер тәшкил итә.
«Исламов» КФХның, 65 гектар арыш җиреннән тыш, 166 гектар уҗым бодае бар. Сабан бодае 6672 гектармәйданны били.
Хуҗалыкның ындыр табагында ике «ЗАВ» ашлык чистарту агрегаты һәм киптерү җайланмасы эшли, эш ике сменада оештырылган.
Хуҗалыкта 11 комбайн төзек һәм алар урып-җыюга керештеләр, шулай ук өстәмә рәвештә шартнамәчел нигездә өч «Нью-Холланд» комбайны эшкә җәлеп ителде. Бер комбайнга 450 гектар җир туры киләчәк.Әлегә бу күрсәткеч 600 гектарга тиң.
Кырлардан ашлыкны тагылмалы биш «КамАЗ» ташый. «Исламов» КФХында барлык төр транспорттаGPS-навигаторлар урнаштырылган. Алар чынбарлыкта кырда эшләү барышын һәм эш күләмен, техниканың хәрәкәтләнү тизлеген тикшереп торырга мөмкинлек бирә.
Мөслим муниципаль районының «Родные края» (“Туган яклар”) агрофирмасы” ҖЧҖе кырларында җиде«Нью-Холланд» комбайны суктыра башлады. Атна азагында тагын яңа дүрт «Полесье КСЗ-12» комбайны кырларга чыгачак. «Родные края» (“Туган яклар”) агрофирмасы” ҖЧҖ генераль директоры Тимерхан Миргаязов сүзләренә караганда, барлык техника урып-җыюга әзер. Монда шулай ук механизаторларны кызыксындыру чаралары да каралган. Комбайннарда икешәр механизатор эшли, кырда игенчеләрне өч мәртәбә ашаталар. 20 мең центнер ашлык суктырган һәр механизатор бүләккә 1 тонна ашлык һәм 100 килограммлы үгез алачак.
Мөслим игенчеләренең төп бурычы – уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу.