Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Нива” агрофирмасы” ҖЧҖ кырларында арпа җыюга керештеләр.
Арпа артык өлгергән очракта, аның башаклары сыгылып төшә һәм уала башлый, ахыр чиктә бу уңышның күп күләмдә юкка чыгуына китерә. Шуңа күрә арпаның өлгерү фазасы аерым җитештерү әһәмиятенә ия һәм ул 5-8 тәүлеккә сузыла.
Агрофирма белгечләре, бүген бу культура чыгышы белән дә, өлгереше белән дә көтелгәнне тулысынча аклады – башаклар тулган, арпаның уңдырышлылыгы гектардан 38 центнер тәшкил итә, дип белдерделәр.
Бүгенге көндә “Нива” агрофирмасы” ҖЧҖ кырларында арпа җыюда 12 комбайн эшли.