Кичә, 11 июльдә, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында терлекчелек тармагының июнь ае һәм 2016 елның икенче кварталы эшенә йомгаклар ясауга багышланган чара үткәрелде. Анда иң алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов катнашты. Бүләкләр түбәндәге номинацияләр буенча бирелде:"Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор", "Савым терлекләрен иң яхшы караучы", "Иң яхшы бозау караучы", "Таналар үстерү юнәлешендә иң яхшы терлекче", "Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технолог", "Сөт-товар фермасы башлыгы", "Таналар үстерү юнәлешендәге ферма мөдире".
"Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор" номинациясендә Гөлнара Арсланова ("Нуркәй"агрофирмасы ҖЧҖ, "Юлтимер" СТК) бүләкләнде, "Савым терлекләрен иң яхшы караучы"номинациясендә - Разифә Хәйбуллина ("Нуркәй" агрофирмасы ҖЧҖ, "Юлтимер" СТК), "Иң яхшы бозау караучы" номинациясендә - Маһинур Илдарханова ("Нуркәй" агрофирмасы ҖЧҖ, "Юлтимер" СТК),"Таналар үстерү юнәлешендә иң яхшы терлекче" номинациясендә - Тәлгать Дәүләтбаев ("Җәлил"агрофирмасы, "Каширово" СТФ), "Ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы технолог" номинациясендә -Әлфирә Фәттахова ("Җәлил" агрофирмасы, "Иске Минзәләбаш" СТФ), "Сөт-товар фермасы башлыгы"номинациясендә - Илсур Хәсәнов ("Җәлил" агрофирмасы, "Иске Минзәләбаш" СТФ), "Таналар үстерү юнәлешендәге ферма мөдире" номинациясендә - Марсель Шәйхиев ( "Нуркәй" агорфирмасы ҖЧҖ).
Мондый конкурслар терлекчелек тармагы хезмәткәрләренең югары сыйфатлы продукция җитештерүдә кызыксынучанлыгын арттыру максатларында үткәрелә.