2016 елның беренче яртыеллыгында «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы тарафыннан сезонлы кыр эшләренә 4 млрд. сум акча җибәрде, бу узган елның шушы чорына караганда 1,4 тапкыр күбрәк.
Шул исәптән төбәкнең крестьян-фермер хуҗалыкларына Татарстан филиалы 460 млн. сум күләмендә кредит бирде, бу 2015 елның шушы чорына караганда 4,6 тапкыр күбрәк. Җибәрелгән акчалар чәчүгә әзерләнүгә, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары, ашламалар сатып алып алуга тотылды. Республикада крестьян-фермер хуҗалыкларын кредитлауда банк өлеше 96% тәшкил итә.
«Россельхозбанк авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә таяныч банкы булып хезмәт итә һәм ул төбәкнең авыл хуҗалыгы тармагы өчен кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру буенча актив эш алып бара. Филиал сезонлы кыр эшләрен кредитлау планын тулысынча үтәде, бүгенге көндә без АПК предприятиеләренә урып-җыю эшләрен башкаруга һәм ашлык эшкәртүгә кредитлар рәсмиләштерәбез. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Россельхозбанкның Татарстан филиалына агросәнәгать компанияләреннән 111 заявка керде», - дип сөйләде Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кодәрмәтова.