Республикада эре мөгезле терлекләр өчен ботак азык әзерләү эшләре бара

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

"Питрәч РДВБ (РГВО)" ДБУнең ветеринария комплексы  белгечләре терлекләр өчен ботак азык әзерләү чараларын башкаралар.

Эре мөгезле терлекләр рационында агач һәм куакларның яшел массасы төп биологик актив матдәләр чыганагы булып тора. Ботак азыкны ваклап ашату сыерларның сөтен һәм туклылыгын арттыра.

Ботак азыкның туклыклылыгы агач төренә, ботакларның диаметрына бәйле һәм 1 кг коры матдәгә 3762 -5852 кДж күләмендәге энергия көченә ия. Яфраклы агачлардан ботак азыкны вегетация сезонының беренче яртысында әзерләгәндә аның туклыклылыгы югарырак була, ә ылыслы агачларны кышкы чорда әзерләү яхшырак.

Ветеринария белгечләре, ботак азыкның туклыклылыгын гидротермик һәм химик эшкәртү юлы белән дә арттырырга мөмкин, диләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International