Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында ашлык җыю техникасын кабул итү узды. Комиссия составында Әлмәт муниципаль районы башлыгы АйратХәйруллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Усманов, агрохолдинглар белгечләре һәм башкалар бар иде. Техниканың әзерлеген тикшергәндә комбайннарның комплектацияләнгән булуына, машинистларның йөртү документлары-рөхсәтләре, таныклыклары булуга һәм аларның квалификация дәрәҗәсенә игътибар иттеләр. Комиссия әгъзалары техника иминлеге таләпләренең һәм нормаларының үтәлеше, янгынга каршы күрелә торган чаралар белән таныштылар.
2016 елгы урып-җыю кампаниясендә Әлмәт районында 97 ашлык җыю комбайны эшләячәк.