Татарстан Республикасы Әлки районыннан КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләр өчен 100 башка исәпләнгән сыер абзары төзи

2016 елның 9 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Түбән Колчурино авылыннанКФХ башлыгы Сергей Рыжков эре мөгезле терлекләр өчен 100 башка исәпләнгән сыер абзары төзи.

Яңа терлекчелек объектында сөтүткәргеч, чистарту корылмалары һәм башка җайланмалар урнаштырылган. «Агарту эшләре һәм хайваннар өчен эчертү җайланмалары урнаштырасы калды», – дип сөйләде Сергей Рыжков.

Хуҗалыкта 50 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 30 баш сыер. Көнгә уртача 600 литрга якын сөт савыла. КФХ башлыгы сүзләренә караганда, терлекләргә азык төрләндереп бирелә. Болар - печән, сенаж, кукуруз фуражы, витаминлы өстәмәләр.

Авыл эшкуарының алдагы ике елгы планында – савым сыерларының санын 100 башка җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International