Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы АПК оешмалары арасында 2016 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча конкурслар уздыру турында киңәшмә узды.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, АПК предприятиеләре белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында комиссияләр белгечләренә ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү урыннарының һәм ашлык чистарту машиналарының быелгы урып-җыю кампаниясен уздыруга әзерлеген ачыкларга кирәк булачак, дип билгеләнде. Тикшергәндә хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә аерым игътибар итү сорала.
Конкурслар 2016 елның 11 июленнән 16 июленә кадәр булачак. Аларның максаты – ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының һәм ындыр табакларының урып-җыюга вакытында һәм сыйфатлы әзерлеген тәэмин итү.
Комиссияләр составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге (Гостехнадзор), Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, АПК предприятиеләре белгечләре булачак.
Тикшерү көнендә баролык ашлык җыю комбайннары күрсәтелергә тиеш. Шулай ук тракторчы-машинист таныклыклары белән барлык комбайнчылар (ярдәмчеләре дә) булырга тиеш.
Ашлык җыю комбайннарына сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән булырга тиеш. Һәр комбайн контрольөчен ашлык суктырып һәм җилгәртеп карауны узарга, техника янгынга каршы чаралар белән җиһазланган булырга тиеш.
Татарстан Республикасы муниципаль районының иң күп балларны җыйган ике АПК оешмасы конкурста җиңүчеләр булып танылачак.