Бүген республикада ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторларның матди-техник базаларының 2016 ел уңышын кабул итүгә әзерлеген тикшерә башладылар.
Тикшереп кабул итүне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге һәм «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең сынау лабораториясе бүлеге белгечләре башкаралар.
Бүген комиссия «Арча» – «Казанның икмәк продуктларын сату базасы» ҖЧҖен, «Казанашлыкпродукты» ААҖен, «Печище икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖен, «Капитал Групп» ҖЧҖен, «Карамалы Тау икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖен, «Ютазы элеваторы» ААҖен, «Нурлат элеваторы» ЯАҖен, «Агропорт-Хәләл» ҖЧҖен тикшерде.