Татарстанда 4 июльгә 448,2 мең тонна печән, 1651,8 мең тонна сенаж һәм 3,1 меңтонна ботак азык әзерләнгән.
Бу елның 4 июленә терлек азыгы әзерләүдә республиканың алдынгы механизаторлары арасында – Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХыннан Хәкимулла Нуретдинов, сезон башыннан бирле 13,9 мең тонна сенаж әзерләгән («Ягуар» азык җыю комбайнында), Нурлат районының «Южная» АФ ҖЧҖеннән Рәфис Галимов (12,5 мең тонна сенаж, («Ягуар» азык җыю комбайнында), Аксубай районының «Аксу Агро» ҖЧҖеннән Вәгыйз Ризванов (10,9 мең тонна сенаж, «Ягуар» азык җыю комбайнында), Актаныш районының «Әнәк» АФ ҖЧҖеннән Илмир Шәйхуллин (8,6 мең тонна сенаж, «Джон-Дир» азык җыю комбайнында) бар.
Тырыш механизаторлар арасында шулай ук Кайбыч муниципаль районының «Ак Барс Кайбыч» №1 ҖЧҖеннән – Ирек Тимуршин, Югары Ослан муниципаль районының «Заволжье» АПК ҖЧҖеннән – Александр Деригуз, Баулы муниципаль районының «Берлек» ҖЧҖеннән Рамил Гыймаев һәм башкалар бар.