Бу елның 4 июленә республикада 448,2 мең тонна печән, 1651,8 мең тонна сенаж һәм3,1 мең тонна ботак азык әзерләнгән.
Бүгенгә шартлыча бер баш терлеккә 11,9 центнер азык туры килә.
Печән һәм сенаж әзерләү белән Татарстан Республикасының Сарман, Апас, Зәй, Азнакай, Нурлат һәм башка районнарында актив шөгыльләнәләр.
Республика хуҗалыкларында чәчүлекләрне эшкәртү дәвам итә. Чүп үләннәргә каршы 1729,8 мең га җир эшкәртелгән, корткычларга һәм авыруларга каршы - 1221 мең га мәйдан.