2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды

2016 елның 1 июле, җомга

2016 елның 1 июленнән 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 10 апрелендәге 316 номерлы карары нигезендә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу 1 июльдән 15 августка кадәр башкаврыдла, ә кайбер ерак һәм кереп йөрергә авыр булган территорияләрдә – 15 сентябрьдән 15ноябрьгә кадәр.

Татарстан Республикасында 483,4 мең объект исәпкә алынырга тиеш. 173 инструкторлык участогы, 1030исәпкә алучы эшли.

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу программасында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан яңа технологияләр кулланылуы турында, шулай ук алар тарафыннанкредитов һәм субсидияләр куллану турында сораулар бар. Авыл хуҗалыгы исәбен алуның быелгы үзенчәлеге планшет компьютерлардан һәм Интернет челтәреннән файдаланудан гыйбарәт, бу мәгълүмат сыйфатын яхшыртачак һәм белешмәләр җыеп эшкәртү процессын тизләтәчәк.

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу агымдагы статистик хисапларда күрсәтелмәгән киң спектр белешмәләрне тупларга һәм халыкара чагыштырулар өчен мәгълүмат базасын киңәйтергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International