Татарстанда сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу елның 1 июленә төзелешкә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләрне 179 шәхси хуҗалык алды, аның гомуми суммасы 30,5 млн. сум тәшкил итә.
Бу лимиттан беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы шәхси хуҗалыклары файдаланды, монда 21 хуҗалык акчалата ярдәм алды.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында – 16, Нурлат муниципаль районында – 14, Әтнә муниципаль районында 11 шәхси хуҗалык субсидия алдылар.