Министрлык ашлык кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның 2016 елгы уңышны кабул итүгә әзерлеген тикшерәчәк

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

2016 елның 6 июленнән 13 июленә кадәр Татарстан Республикасының ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары матди-техник базасының 2016 елгы уңышны кабул итүгә әзерлегенә тикшерү уздырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2016 елның 18 июнендә (№ 123/2-пр) тиешле боерыгы имзаланды.

Тикшереп кабул итүне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге һәм «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең сынау лабораториясе бүлеге белгечләре башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International