Казан скульпторлары эскизларыннан крестьянга-АПК хезмәтчәненә һәйкәл торгызылачак

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

23 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында крестьянга-АПК хезмәтчәненә һәйкәлнең иң яхшы эскизына конкурс комиссиясе утырышы узды.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Марат Җәббаров, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстанның Фермерлар һәмкрестьян хуҗалыклары ассоциациясе башкарма директоры Гөлфирә Ризаева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан шәһәре башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең проектларны һәм шәһәр дизайнын карау бүлеге башлыгы Жанна Белицкая, Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе бүлеге башлыгы Лилия Зыятдинова катнашты.

Конкурска 15 эш кертелгән. Элегрәк (бу елның июнь аенда) узган утырышта конкурсның 2 этабы өчен 3 проект сайлап алынган иде.

Бүген шул 3 проекттан 2 эскиз - Казан скульпторлары Александр Кисловның һәм Равил Йосыповның проектлары аерым игътибарга лаек дип танылды. Конкурс комиссиясе, әлеге эскизларның җитешмәгән якларын эшләп бетерергә һәм, кабат утырыш җыеп, алар буенча фикер алышырга, дигән карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International