2016 елның 20 июненә республикада 181,8 мең тонна печән, 810,7 мең тонна сенаж һәм1,31 мең тонна ботак азык әзерләнгән. Күпьеллык үләннәр 350,8 мең га мәйданда чаптырылган.
Бүгенгә шартлыча бер баш терлеккә 5,8 центнер азык туры килә.
Печән һәм сенаж әзерләү белән Татарстан Республикасының Зәй, Сарман, Нурлат, Актаныш, Азнакай һәм башка районнарында актив шөгыльләнәләр.
Республика хуҗалыкларында чәчүлекләрне эшкәртү дәвам итә. Чүп үләннәргә каршы 1619,9 мең гамәйдан эшкәртелгән, корткычларга һәм авыруларга каршы - 960,4 мең га мәйдан.