Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды

2016 елның 17 июне, җомга

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Кичүчат» ҖЧҖ базасында терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә район башлыгы Айрат Хәйруллин, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре катнашты.  

«Кичүчат» ҖЧҖ директоры Җәлил Сафиуллин хәбәр иткәнчә, хуҗалык 600-700 тонна печән әзерләргә тиеш, һәм ул куелган бурычларның билгеләнгән срокка үтәлүенә ышаныч белдерде.

Айрат Хәйруллин печән әзерләүдә файдаланыла торган техниканы карап чыкты һәм белгечләр белән сөйләште. Районда 10 мең гектар күпьеллык үләннәр җире бар, кышкыга 7 мең тоннадан артык печән, 39 мең тонна сенаж һәм 45 мең тонна силос әзерләргә кирәк, дип белдерде ул. 

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Усманов, бөтен булган резервлардан файдаланып, күпьеллык үләннәрне барлык мәйданнан кыска вакытта җыеп бетергә кирәк, дип ассызыклады.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин барлык хуҗалыкларга да җыела торган азыкны даими рәвештә анализга бирергә кушты.

Бүгенгә 4 мең 500 тонна печән, 6 мең 300 тонна сенаж әзерләнгән. Шулай итеп, район буенча бер баш терлеккә 3,7 центнер азык әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International