14 июньнән 16 июньгә кадәр Мариябургхаузен (Хасфурт шәһәре, Германия Федератив Республикасы) утарында «DLG кыр көннәре» күргәзмәсе уза. Чараны оештыручы - Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте DLG.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына (Бавария Федераль җире) эшлекле сәфәр белән килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Ак Барс» Банк» ПАО идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» ХК» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директорыИлшат Фәрдиев, «Казан ярминкәсе» ААҖ генераль директоры Лев Семёнов һәм башкалар бар.
Быелгы күргәзмәнең төп тематикасы - авыл хуҗалыгында дроннардан файдалану мәсьәләләре һәм ашламаларны куллануның нәтиҗәле ысуллары.
«DLG кыр көннәре - 2016» - Германиядә ачык һавада оештырылган масштаблы үсемлекчелек күргәзмәсе һәм ул Европа агрономнары өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе. Германиядән һәм башка илләрдән 300 компания, берләшмә һәм оешмалар үз казанышларын күрсәтәләр.
Күргәзмә тәҗрибә кырлары, кампуслары, күрсәтелә торган машиналары һәм махсус форумнары белән 45 га мәйданны тәшкил итә. Күргәзмәдә төрле сортлар, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары, җитештерү технологияләре, сервис хезмәтләре, авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелә.
Килүчеләр өчен үзәк полигоннарда төрле җитештерүчеләрнең машиналары (минераль ашламалар сиптерә торган җайланмалар, игенчелек өчен сенсор техника һ.б.) эшләгән килеш комментарийлар белән күрсәтелә, шулай ук җитештерүчеләр үзләре күрсәтәләр (бөртеклелеләр өчен чәчү техникасы, сыек хуҗалык ашламалары өчен инжектор техника, тракторлар йөртү системасы һ.б.).