«Казан ярминкәсе» ААҖ территориясндә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсының дегустация комиссияләре эше узды.
Экспертлардан һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләреннән торучы эксперт комиссияләре «Ашамлык товарлар» номинациясе буенча конкурска чыгарылган ит, икмәк һәм кондитер продукциясен карадылар. Конкурска 46 төр продукция чыгарылган иде.
Конкурс кысаларында шулай ук «Сыйфатка тест» акциясе үткәрелде, анда Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр берлеге, Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге, «Экспертно-контрольная закупка»журналы һәм шундагы халык катнашты, аннары конкурска чыгарылган продукциягә кулланучылар биргән өстенлек рейтингы билгеләнде.