Балалар һәм яшүсмерләр арасында 2016 елгы Союз дәүләтләре Спартакиадасында Татарстан җыелма командасы 2 нче урынны алды

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Минск шәһәрендә 7 июньнән 12 июньгә кадәр Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тарафыннан Беларусь Республикасының Спорт һәм туризм министрлыгы һәм Союз дәүләтләренең Даими комитеты белән берлектә Балалар һәм яшүсмерләр арасында 2016 елгы Союз дәүләтләре Спартакиадасы - «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр Спартакиадасы уздырылды.

Җиңел атлетика, баскетбол һәм йөзү бәйгеләрендә катнашу өчен Беларусь Республикасы башкаласына 192укучы килде.

Ярышларда Россия исеменнән Брянск, Смоленск, Тула, Тверь, Псков өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Мәскәү шәһәреннән балалар вәкилләре катнашты. Беларусь Республикасы исеменнән аның барлык өлкәләреннән һәм Минск шәһәреннән балалар катнашты.

Татарстан Республикасыннан йөзү буенча авыл җыелма командаларын түбәндәгеләр тәшкил итте: кызлар (Баулы, Лаеш, Минзәлә муниципаль районнары) һәм егетләр (Лаеш, Минзәлә муниципаль районнары).

Татарстаннан килгән яшьләр яхшя нәтиҗәләргә ирештеләр. Мәсәлән, Минзәлә районыннан ЛәйләКәшапова аркада 100 метрга йөзүдә 2 нче урынны һәм ирекле стильдә 100 метрга йөзүдә 3 нче урынны алды, шул ук районнан Ирина Красильникова брасс стилендә 100 метрга йөзүдә 3 нче урынны һәм КПЛ 200 метр дистанциядә шулай ук 3 нче урынны алды.  

Лаеш районыннан Никита Туганов ирекле стильдә 100 метрга йөзүдә 2 нче урынны һәм аркада 100 метрга йөзүдә 3 нче урынны алды.

Ирекле стильдә катнаш команда эстафетасында (4х100 м) Татарстан Республикасы командасы 1 нче урынны алды.

Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 2 нче урынга чыкты. Җиңүче булып Смоленск өлкәсе җыелма командасы танылды, өченче урында Мәскәү шәһәре җыелма командасы.

Союз дәүләтләре Спартакиадасы программасына, спорт ярышларыннан тыш, мәдәни чаралар да кертелгән иде. Балалар Минск шәһәрендә музейларда, истәлекле урыннарда, туристлык объектларында булдылар, алар өчен анимацион программалар да эшләде.

Моннан тыш, тантана өлешендә грек-рим көрәше, гимнастика һәм черлидинг буенча «мастер-класслар» узды: яшь спортчыларга үз осталыкларын Белоруссиянең физик культура дәүләт университеты студентлары күрсәтте.

Белгечләр фикеренчә, шундый киң күләмле Белоруссия-Россия спорт проектларын гамәлгә ашыру Союз дәүләтләрендә ике ил яшьләре арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән массакүләм физкультура хәрәкәтен үстерүнең төп юнәлешләреннән берсе булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International