Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны техник тәэмин итү бүлеге белгечләре техниканы газ моторы ягулыгына күчерүнең барышы белән танышу максатында “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖендә (Чаллы шәһәрендә) булып кайттылар.
Бүгенге көндә “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖендә метанда эшли торган 17 автомобиль сатып алганнар, тагын 14 автомобиль алырга җыеналар. Моннан тыш, планлаштырылган 27 техникадан 10 техниканы газга күчергәннәр.
“Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ һәм “РариТЭК” ҖЧҖ (Чаллы шәһәре) җитәкчеләре белән эшлекле очрашу узды, анда “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ тракторларын тыгызландырылган табигый газга (метанга) көйләү мәсьәләләре каралды, аларны кайтару сроклары билгеләнде һәм газ ягулыгы белән өзлексез тәэмин итү бурычы куелды. “РариТЭК” ҖЧҖ табигый газда эшли торган КАМАЗ машиналарын серияләп чыгарып, автомобильләрне һәм автобусларны газга күчереп кенә калмыйча, трактор заводлары белән дә шул юнәлештә актив рәвештә партнерлыкны җайга сала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны техник тәэмин итү бүлеге белгечләре “РариТЭК” ҖЧҖендә газ системалары урнаштырыла торган җитештерү участоклары, газ моторында эшли торган техника һәм яңа газ баллоннары белән таныштылар.