Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Венгриядә

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Венгриядә. Эш сәфәре 16 июньгә кадәр дәвам иәчәк.

Делегация составында шулай ук «РАЦИН» ДУП генераль директоры урынбасары Әнвәр Мәүләнов, республиканың кайбер муниципаль районнары башлыклары да бар.

Кичә, 13 июньдә,  делегация Венгрия Авыл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт секретаре урынбасарыЖолт Фельдман белән очрашты.  

Бүген Татарстан вәкилләре «Вудсток Кфт.» (кукуруз орлыклары гибридларын җитештерү һәм кайтару белән шөгыльләнүче), «Хевешгейп Кфт.» (авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү белән шөгыльләнүче), «Дайри Консалтинг Кфт.» (Россия төбәкләрендә төрле авыл хуҗалыгы объектлары өчен җайланмалар җитештерү һәм кайтару белән шөгыльләнүче) компанияләренең презентацияләре белән таныштылар,«Агрометал Кластер Кфт.» сөт заводы компаниясендә һәм «Коракс» (ит сәнәгате өчен җайланмалар җитештерүче) компаниясендә,  «Евротраст Консалт Кфт.» (тирән катлам туңуга чыдам җиләк-җимеш бакчалары) питомнигында,  Беркене поселогындагы авыл хуҗалыгы кооперативында (җиләк-җимешләр эшкәртү белән шөгыльләнүче) булдылар.

Делегация тагын «Хунланд Трейд Кфт.» фирмасында (голштино-фризск токымындагы нәселле терлек белән сату итүче), ашлык сату, эре мөгезле терлекләр өчен азык җитештерү белән шөгыльләнүче компаниядә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче коммерциягә карамаган предприятиедә һәм башка компанияләрдә булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International