Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы хезмәтчәннәре сөт җитештерү күләме буенча яңа күрсәткечләргә ирештеләр. Әйтергә кирәк, бу елның 13 июнендә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 200,7 тонна сөт савылган, бер сыердан уртча савым 19,2 кг тәшкил иткән.
Сөт җитештерү буенча күпьеллык тәҗрибәсе булган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре район терлекчелеген үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Болар - «Татарстан» АХП» ҖЧҖ (узган тәүлектә 17,7 тонна сөт савып алынган, үткән елның шушы датасына +3 тонна), «Кызыл Юл» АХКК (13,9 тонна сөт, +3,3 тонна), «Дуслык» ҖЧҖ (15,6 тонна сөт, +1,9 тонна), «Сосна» ҖЧҖ (10,4 тонна сөт, +2,1 тонна) һәм башка хуҗалыклар.