Узган атнада “Сарман аграр көллияте” ДАҺБУ (ГАПОУ) базасында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионатына сайлап алу туры уздырылды. Әлеге чараныңмаксаты - World Skills Russia 2017 милли чемпионатына әзерләнүнең алдагы этапларында катнашу өчен республика яшьләренең иң лаеклы вәкилләрен ачыклау һәм сайлап алу.
Конкурста “КДАУ” югары белем бирү ФДБМУ, көллиятләр, техникумнар студентлары һәм Татарстанның АПК предприятиеләрендә эшләүче яшь механизаторлар каташты.
Конкурс йомнгаклары буенча 1 нче урынны “КДАУ” югары белем бирү ФДБМУ студенты АйсафБәдертдинов алды, 2 нче урынны - Саба муниципаль район “Шытсу АХП” ҖЧҖ механизаторы Фирдүс Гайнуллин, 3 урынны “Сарман аграр көллияте” ДАҺБУ(ГАПОУ) студенты Нияз Батыргәрәев алды.
“Иң яхшы техник хезмәт күрсәтүче” номинациясендә “Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы” ДАҺБУ(ГАПОУ) студенты Зөфәр Әхмәдиев җиңүче дип танылды, “Иң яхшы йөртүче” номинациясендә –“КДАУ” югары белем бирү ФДБМУ студенты Илнур Хәйбрахманов, “Авыл хуҗалыгы машиналарын иң яхшы агрегатлаучы” номинациясендә Ютазы муниципаль районының Гәрәев Р.Р. КФХ механизаторыАзамат Хаҗипов җиңүче булды.
Сайлап алу турын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Сарман аграр көллияте” ДАҺБУ (ГАПОУ) оештырдылар.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.