Татарстанда бар көчкә терлек азыгы әзерлиләр

2016 елның 11 июне, шимбә

Татарстан Республикасында 110 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән, шуннан печән - 50мең тоннадан артык, сенаж - 280 мең тонна. Беш баш терлекккә 1,9 ц азык бер. туры килә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан РеспубликасыПремьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

«Сенаж һәм печән кебек туклыклы һәм сыйфатлы азык әзерләү өчен икенче чабымны алырга өлгерергә кирәк, моның өчен 15 июньгә беренче чабым тәмамланырга тиеш, - диде Марат Әхмәтов. - Бурыч бөтенесенә бертөрле куелды, әмма үтәлеш һәр районда төрлечә».

Терлек азыгы әзерләүне уңышлы алып бара торган районнар арасыннан Марат Әхмәтов Зәй, Сарман, Зеленодольск, Мамадыш, Әтнә, Тәтеш, Әлки, Нурлат муниципаль районнарын атады.

«Күпьеллык үләннәр мәйданы бездә 500 мең гектарга якын, шуннан печән һәм сенаж 400 мең гектарга якын җыелырга тиеш. Бүгенгә аның яртысыннан артыгы чаптырылган һәм җыелган», - диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов авылда иң киеренке вакыт икәнен дә әйтеп узды, һәм районнар куелган барлык бурычларны уңышлы үтәргә тырышалар. «Республикада уңай мисалларны күп китерергә була - терлекчелек буенча да,чәчүлекләрне кайгырту һәм азык әзерләү буенча», - диде ул.

Ул районнарга азык чаптыруны һәм әзерләүне тизләтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International