Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районыннан КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләр санын 200 башка җиткерергә уйлый

2016 елның 11 июне, шимбә

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Татар Кандызы авылыннан Гөлназ Гайнетдинова крестьян-фермер хуҗалыгында 10 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуннан савым сыерлары – 40 баш, тагын монда 30 сарык һәм 2 ат та бар.

«Һәркөнне 450 литрга якын сөт савабыз, сөтне сөт җыючыга тапшырабыз», - дип сөйләде Гөлназ Гайнетдинова. Ит продукциясе Баулы шәһәренең «Агропарк» сәүдә-сәнәгать үзәгендә сатыла.

Бүгенге көндә хуҗалыкта печән җыялар, сөрүлекләрне көзге культуралар чәчүгә әзерлиләр.

КФХ башлыгы эре мөгезле терлекләр санын 200 башка җиткерергә уйлый, ашлык склады һәм сөт фермасы төзүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International