Машина белән сыер саву осталарының република конкурсында 31 катнашучы билгеләнде

2016 елның 11 июне, шимбә

Бу елның июлендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХКК базасында Машина белән сыер саву осталарының республика конкурсын үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча бүгенге көнгә конкурсның 31 катнашучысы билгеләнде.

Район конкурслары Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче, Ютазы муниципаль районнарында узды.

Бу конкурста барлык катнашучыларның исемнәре июнь ахырында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International