10 июньдә Казанга Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде.
Ул дәүләт программасы кысаларында гражданнарны җимерек тораклардан күчерү өчен торгызыла торган М. Гафури урамындагы эконом-класслы торак төзелеше объектларын карап чыкты һәм берничә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәләр, аерым алганда, торак төзелеше максатларында федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү, чимал булмаган экспортка ярдәм чаралары, төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Чимал булмаган экспортка ярдәм чаралары мәсьәләсе буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы дөньяның 140 иле белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә тора, узган ел экспорт күләме 11,4 млрд. доллар тәшкил итте, экспорт күләмнәре буенчаТатарстан илдә бишенче урынны биләп тора һәм Идел буе федераль округында – беренче урында, дигән мәгълүмат бирде.
Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләгәндә, соңгы елларда алар экспорт күләмен 9,7%ка арттырырга ярдәм итте, диде.
Әлеге киңәшмәдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Сергей Левин,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Киңәшмәгә кадәр Сергей Левин Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов белән бергә «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖендә булды һәм андагы продукция ассортименты белән танышты. Сергей Левин шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды һәм сүз авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре хакында барды.