«Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсенең эш программасы күбрәк практик юнәлештә булачак

2016 елның 14 июне, сишәмбе

2016 елның 29 июненнән 2 июленә кадәр «ТатНИИСХ» ФДБФУнең Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә урнашкан тәҗрибә кырларында Россия өчен уникаль булган Европа форматындагы «Идел буенда Халыкара кыр көннәре-2016» инновацион технологик агрокүргәзмә узачак.

Дөньякүләм абруй казанган DLG (Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте) катнашында Германиядә, Румыниядә, Польшада зур уңышлар белән уза торган күргәзмәләр агросәнәгать комплексы профессионалларын инновацияләр белән технологик таныштыруга, тәкъдим ителә торган продуктларга тиешле бәя бирүгә, фәнни белемнәрне һәм алдынгы тәҗрибәне таратуга юнәлдерелгән. Россиядә шундый форматтагы күргәзмә бары тик Татарстан Республикасында гына үткәрелә.

Быелгы  «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсендә Беларусь Республикасыннан, Бөекбританиядән, Германиядән, Россиядән 160тан артык әйдәүче компанияләр һәм фәнни институтлар, шулай ук Австрия, Нидерландия, Норвегия, Франция, Дания, Чехия, Швейцария вәкиллекләре катнаша, алар АПКның иң төп юнәлешләре: «Үсемлекчелек», «Авыл хуҗалыгы техникасы» һәм «Терлекчелек» буенча яңа продуктлар һәм заманча технологияләр тәкъдим итәчәкләр, къргщзмщ кысаларында «Бәрәңге территориясе» махсус экспозициясе урнаштырылачак һәм «Туфрак катламы» фәнни-тәҗрибә конференциясе узачак.

Күргәзмәнең эш программасы түбәндәге актуаль чараларны үз эченә ала:

- «Эшкуарлык — Россиянең үз-үзен тәэмин итүгә юл» конгрессы;
- B2B- төп предприятиеләр һәм кече бизнес предприятиеләре арасында кара-каршы сөйләшүләр рәвешендә үсемлекчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы секторы җитештерүчеләренең һәм әзер продукция белән тәэмин итеп торучыларның MatchMaking принцибы буенча оештырылган очрашулары:«Агрономнар сәгате», «Механизаторлар сәгате», «Терлекчеләр сәгате»;
- бәрәңге үстерүчеләр корылтае;
- түгәрәк өстәлләр һәм презентацияләр;
- Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте DLG белгечләренең фәнни-тәҗрибә семинарлары;
- тематик экскурсияләр һәм быелгы күргәзмә яңалыгы - «Яшьләр көне».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International