Министр федераль ведомство программалары буенча конкурсларда җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

6 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында«2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү», «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программалары буенча конкурсларда грантлар алучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

Секртификатлар тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Марат Җәббаров, Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре катнашты.

«Бүген без «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү», «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» федераль ведомство программалары буенча конкурсларда грантлар отучыларга сертификатлар тапшырабыз», - дип әйтте Марат Әхмәтов. - Конкурслар нәтиҗәләре төрлечә булды. Үз көчеңне истә тотып, проектны гамәлгә ашыруга бик җаваплы карарга кирәк», - диде ул.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов конкурста катнашу өчен гаризалар бирүчеләр турында сөйләде. Быел яңа эш башлаучы яшь фермерлар тарафыннан 136 гариза бирелгән, шулардан 66 фермергрантлар откан. «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасында 93 КФХ гариза биргән, җиңүчеләр – 28, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасында 20 АХКК катнашкан, грантлар отучылар - 8.

«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» һәм «Яшь фермерларга ярдәм итү» программаларын 5 ел гамәлгә ашыру чорында барысы 665 КФХ грантлар оттылар, аларның гомуми суммасы 1,1 миллиардсумнан артыграк. Шуның ярдәмендә бүген республикада 1182 гаилә фермасы бар, шул исәптән505 технологик ферма», - дигән мәгълүмат бирде министр урынбасары.

Гаилә фермаларында 151 мең га җир исәпләнә, аларда 3 мең кеше эшли.

«Гаиә фермаларының шул санда булуы - фермерлык хәрәкәтенә дәүләт ярдәме күрсәтү нәтиҗәсе, - дидеРишат Хәбипов. - 2011-2012 елларда ук инде 532 фермер төзелеш чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 361 миллион сум күләмендә ярдәм алганнар иде. Гаилә фермаларына ярдәм итү хайваннар, технологик җайланмалар сатып алу бәяләрен төшерү, фермаларга керү юлларын ясау аша да башкарыла.

Дәүләт ярдәме белән технологик гаилә терлекчелек фермалары республиканың һәр районында барлыкка килде. «Бу юнәлештә бигрәк тә Кукмара, Мамадыш, Саба, Зәй, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Актаныш,Түбән Кама, Арча һәм Биектау районнары өлгер булып чыктылар», - диде министр урынбасары.

Конкурсларда җиңүчеләргә сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.

Марат Әхмәтов, проектларны гамәлгә ашырганда, републиканың климат шартларын истә тотарга кирәк, дип ассызыклады. «Сез сайлаган юллар очраклы гына түгелдер, дип уйлыйм. Сезгә эшләрегездә уңышлар һәм откан грантларыгызның нәтиҗәле булуын телим», - дигән теләкләр белдерде министр.

Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров конкурста җиңүчеләр исеменнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә һәм белгечләренә кече хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшкуарларга уңышлар теләде.

Чара азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы КФХ башлыклары сорауларына җаваплар бирде, болар, аерым алганда, дәүләт ярдәменә, субсидияләргә, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга кагылышлы сораулар иде.

«Гаилә фермаларын үстерү - чыгымнарның озын бер чылбыры ул - авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын сатып алу да, җир эшкәртү һәм әзер продукцияне сату да ул һәм башкалар. Әгәр программага күбрәк акча кертсәң, бу фермерга минималь югалтуларсыз аякка басарга ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бик актив», - диде Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International