Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Күзкәй авылындагы «Ярыш»АХП» ҖЧҖенең җәйге лагеренда тәҗрибәле терлекчеләр эшли. Хуҗалыкта 360 баш сыер бар, һәркөнне 5,3 тонна сөт савыла.
«Барысы 7 сыер савучы эшли, болар: Ильмира Әхмәтвәлиева, Гөлүсә Бәйрәмова, Хәлимә Юлдашева, Дамирә Хәмәтдинова, Фидания Мәрдәнова, Наилә Шәрипова һәм Нәфисә Шәехова, алар сыерларны көнгә ике мәртәбә савалар. Һәр операторның төркемендә 50гә якын сыер бар», - дип сөйләде ферма мөдире Илназ Кәшапов.
Терлекләрнең азык рационы да төрле: аларга сенаж, кукуруз силосы, болында күпьеллык үләннәр ашаталар.
«Билгеле инде, җиңел түгел, әмма бу безнең көндәлек эшебез бит. Куллар ияләште инде, бу һөнәрне сайлаганга һич тә үкенмим», - дип сөйләде сыер савучы Гөлүсә Бәйрәмова.
«Ярыш» АХП» ҖЧҖ җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров үз хезмәткәрләрен мактый. «Безнең барлык терлекчеләр дә бик уңганнар, ферманы алар тота да инде. Җәйге сезонга өметебез зур, сөтне «Чаллы-Холод» комбинатына тапшырабыз. Бүгенге көндә 200 баш бозауга исәпләнгән бинаны төзекләндерәбез. Көзгә аларны яңартылган бинага күчерергә уйлыйбыз», - диде ул.